Что выбрать? На вебинаре обсудят специальные налоговые режимы
Нередко у компаний и индивидуальных предпринимателей возникает вопрос, как правильно выбрать подходящий режим налогообложения.
Напомним, что в настоящее время действуют следующие налоговые режимы:
-общий режим налогообложения (ОРН),
-упрощенная система налогообложения (УСН),
-патентная система налогообложения (ПСН),
-система налогообложения для сельскохозяйственных товаропроизводителей – единый сельскохозяйственный налог (ЕСХН),
-специальный налоговый режим для самозанятых граждан - налог на профессиональный доход (НПД),
-автоматизированная упрощенная система налогообложения (АУСН).
Из них патентную систему налогообложения и налог на профессиональный доход могут применять только ИП и физлица, компании на данные спецрежимы перейти не могут. При выборе системы налогообложения компании и ИП учитывают налоговую нагрузку, порядок учета, количество отчетности и платежей.
Разобраться в нюансах применения специальных налоговых режимов поможет вебинар, подготовленный сотрудниками Управления Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан, который состоится 12 сентября 2022 года в 10.00 часов. Спикером вебинара выступит Эльмира Хамидуллина, начальник отдела налогообложения юридических лиц Управления. Участие – бесплатно, предварительная регистрация обязательна по ссылке:
https://w.sbis.ru/webinar/5723da5c-05ec-41b1-b10f-e54bae4a0f91
Нәрсә сайларга? Вебинарда махсус салым режимнары турында сөйләшәчәкләр
Еш кына компанияләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә салым салу режимын ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта түбәндәге салым режимнары гамәлдә:
-гомуми салым салу режимы (ОРН),
-салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН),
-салым салуның патент системасы (ПСН),
-авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен салым салу системасы-бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСН),
- үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы - һөнәри керемгә салым (НПД),
-автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН).
Аларның патент салым салу системасын һәм һөнәри керемгә салымны бары шәхси эшмәкәр һәм физик зат кына куллана ала, компанияләр әлеге махсус режимнарга күчә алмый. Салым салу системасын сайлаганда компания һәм шәхси эшмәкәр салым йөкләнешен, исәпкә алу тәртибен, исәп-хисап һәм түләүләр санын исәпкә алалар.
Махсус салым режимнарын куллану нечкәлекләрен ачыкларга Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән вебинар ярдәм итәчәк, ул 2022 елның 12 сентябрендә 10.00 сәгатьтә узачак. Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларына салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/5723da5c-05ec-41b1-b10f-e54bae4a0f91